Татарстанда яшәүчеләр «Кадрлар» илкүләм проекты буенча бушлай белем ала ала

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

2025 елда республика халкы «Кадрлар» милли проекты кысаларында бушлай һөнәри белем ала яки өстәмә һөнәри белем ала алачак. Программа РФ Хөкүмәтенең 2025 елның 7 мартындагы 291 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла һәм федераль бюджеттан финанслана.

Программа гражданнарның аерым категорияләре өчен каралган. 5089 кеше яңадан һөнәри әзерлек уза яки федераль бюджет хисабына өстәмә белем ала алачак.

Укуга гаризаны https://trudvsem.ru/ «Россиядә эш» порталы аша мөстәкыйль рәвештә бирергә мөмкин. Шунда ук белем бирү программасын һәм уку йортын сайларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International