Татарстан Республикасында яшәүче балигъ булмаганнарның иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе исеме өчен Әлмәт районының 6 укытучысы: 24нче мәктәпнең социаль укытучысы Ландыш Воропаева, 16нчы мәктәп татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гульназ Мухаметзянова, "Саулык" профильле яшүсмерләр клубы мөдире Лилия Мифтахова, Сәрән авыл хуҗалыгының мәдәният йорты директоры Лидия Макарова, "Опека" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы Альбина Хасаншина һәм Ерак Иваново авыл хуҗалыгының мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Татьяна Артюхова көрәште.
Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-09 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.
Бәйрәм чарасына бик күп кунаклар, тирә-күрше авылларда имамнар, дин әһеллләре җыелган иде. Район имам-мөхтәсибе Фәһим Әхмәтҗанов мәчет эшләп торган авылда нур, мәгърифәт һәм әдәп барлыгын ассызыклап үтте. Җәмәгатьчелек өчен үзаң, милләт, тел, туган җирне ярату бик тә кирәклеген әйтте, бәйрәм уңаеннан мәчеткә бүләк тапшырды.
23 август көнне юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан кагыйдәләрне саклауны күзәтү буенча яңа регламентны раслау турында Россия ЭЭМ карары №664 расланды. Яңа карар 20 октябрьдән көченә керәчәк.
Шушы көннәрдә 17 нче республика спартакиадасы тәмамланды. Спартакиада Биектау районыныдагы "Байтик" лагеренда узды. Әлмәт данын әлеге ярышларда шәһәрнең торба заводы эшчеләр отряды яклады. Гомуми команда ярышларында алар икенче урынны яуладылар һәм аерым ярышларда призлы урыннарга лаек булдылар.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 13 ноябренә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.
Югар технологияләр һәм бер басу белән теләсә ниниди мәгълүматны алу мөмкинлекләре булган гасырда китап актуальлеген югалтмаган. Моны статистика исбат итә. Әлмәт районында гына соңгы 10 ел эчендә китапханәләргә килүчеләр саны үзгәрмәде һәм 88 меңгә якын кеше тәшкил итә. Бүгенге көндә китап укучыларны ничек һәм нәрсә белән җәлеп итүләре, нинди технологияләрне кертү турында журналистларга шәһәр китапханәләре буенча пресс-тур вакытында сөйләделәр.
Әлмәттә «Наше время-Безнең заман» республика телевизион эшләүче яшьләр фестиваленең зона этабы 20 октябрь көнне, гала-коцерт 21 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараенда узачак.
Татарстанда яшьләрнең “Чиста караш” 5-нче Ачык республика социаль экологик реклама конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды.
20 октябрь көнне сәгать 9.00 Әлмәт шәһәре, Герцин урамы 86 "А" адресы буенча урнашкан Мәшьгульлек үзәгендә "Инвалидлар, шул исәптән барлык эш табарга теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе" узачак.