Әлмәт китапханәләре чит илләрнең тәҗрибәсен үзләштерәләр

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Югар технологияләр һәм бер басу белән теләсә ниниди мәгълүматны алу мөмкинлекләре булган гасырда китап актуальлеген югалтмаган. Моны статистика исбат итә. Әлмәт районында гына соңгы 10 ел эчендә китапханәләргә килүчеләр саны үзгәрмәде һәм 88 меңгә якын кеше тәшкил итә. Бүгенге көндә китап укучыларны ничек һәм нәрсә белән җәлеп итүләре, нинди технологияләрне кертү турында журналистларга шәһәр китапханәләре буенча пресс-тур вакытында сөйләделәр.

2017 елда китапханәләр системасы иң яхшы мәдәният учреждениеларына ярдәм күрсәтү өчен ТР Хөкүмәте грантын алды. Шул грантның акчаларын RFID-технолоиясен кертүгә тотачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International