Әлмәттә "ТРда яшәүче балигъ булмаганнарның иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе" республика бәйгесенең муниципаль туры узды

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында яшәүче балигъ булмаганнарның иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе исеме өчен Әлмәт районының 6 укытучысы: 24нче мәктәпнең социаль укытучысы Ландыш Воропаева, 16нчы мәктәп татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гульназ Мухаметзянова, "Саулык" профильле яшүсмерләр клубы  мөдире Лилия Мифтахова, Сәрән авыл хуҗалыгының мәдәният йорты директоры Лидия Макарова, "Опека" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы Альбина Хасаншина һәм Ерак Иваново авыл хуҗалыгының мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Татьяна Артюхова көрәште.

Бәйгенең нәтиҗәләре буенча "Опека" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы Альбина Хасаншина Әлмәт муниципаль районында иң яхшы иҗтимагый тәрбияче исеменә лаек булды. Ул Азнакайда үтәчәк зона сайлап алу турының бәйгесендә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International