ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәр пляжы "Шәһәрләрнең истәлекле урыннары" гомуммилли проектында "Иҗтимагый киңлек" номинациясендә катнаша. Безнең Әлмәт пляжы өчен http://primetygorodov.ru/plyazh-na-gorodskom-ozere-almetevsk/ сылтамасы буенча тавыш биреп була. 

Юлда машина йөортүчеләр генә түгел, җәяү йөрүчеләр дә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Җәяү йөрүчеләр катнашуы белән юл-транспорт һәлакәтләре тәүлекнең караңгы вакытында була. Нәкъ шуңа күрә 2015 елның 1 июленнән яктылык кайтару элементларын киеп йөрү турында нормалар формалаштырылды. 

Әлмәттә «Наше время-Безнең заман» республика телевизион эшләүче яшьләр фестиваленең зона этабы 20 октябрь көнне, гала-концерт 21 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараенда узачак.

20 октябрь көнне 9.00 сәгатьтә Россиянең Татарстан Республикасы буенча 16нчы районара Федераль салым хезмәте инспекциясе иминият түләүләрен түләү буенча семинар-киңәшмә оештыра. 

Очрашу сәламәтлек саклау идарәсе актлар залында узды. Әлеге фикер алышуда республиканың төрле шәһәрләреннән килгән педиатрлар һәм неонатологлары катнашты.

18 октябрь  көнне ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов Сөләй фермерлары белән очрашты. Фермерлар 2016 елны мини-фермалар төзү буенча грант алган булганнар. Әлеге уңайдан министр урынбасары алар  белән  көнүзәк сорауларны карады, яшелчә саклагычында булды.

Әлмәттә “Нефть. Газ. Энергохимия. Экология. Промышленность куркынычсызлыгы –2017” дип исемләнгән халыкара махсус күргәзмә ачылды.


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә, 19 октябрь көнне, республика территориясендә җил көчәюе мөмкин, минималь температура төнлә +6..+9º, максималь температура көндез +8..+11º.

"Римера" компанияләр группасына керә торган "Алнас" заводы "Белоруснефть" Беларусь Республикасының әйдәп баручы нефть компаниясен серияле җиһазлар партиясе белән тәэмин итте.

“Халык контроле“ дәүләт мәгълүмати системасы аша  алкогольле продукция әйләнеше һәм сату өлкәсендә законнар бозу очраклары турында хәбәр итәргә була.Әгәр сез законсыз төстә спиртлы эчемлекләр сату турында белсәгез, шул исәптән шәхси йортлардан, бу хакта “Дәүләт хезмәтләре“ порталы аша хәбәр итегез, аннан соң “Категорияләр“ рубрикасында “Законсыз төстә этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү (әйләнеше) (ваклап сатудан кала) “Хәбәр итегез“ билгесенә басыгыз һәм текстны языгыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International