Бәйрәм чарасына бик күп кунаклар, тирә-күрше авылларда имамнар, дин әһеллләре җыелган иде. Район имам-мөхтәсибе Фәһим Әхмәтҗанов мәчет эшләп торган авылда нур, мәгърифәт һәм әдәп барлыгын ассызыклап үтте. Җәмәгатьчелек өчен үзаң, милләт, тел, туган җирне ярату бик тә кирәклеген әйтте, бәйрәм уңаеннан мәчеткә бүләк тапшырды.
Кадерле кунаклар чыгыш ясап, авыл һәм мәчет тарихында булган вакыйгаларны искә алып, алга таба да мәчетнең динебезнең дөреслеген, хаклыгын, гыйлем-гыйбадәтнең берөзлексез үтәлергә, ислам диненең һәр мөселман өчен яшәү рәвеше булырга тиешлеген төрле яклап күрсәтә торган урын булып калуын теләделәр.