23 август көнне юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан кагыйдәләрне саклауны күзәтү буенча яңа регламентны раслау турында Россия ЭЭМ карары №664 расланды. Яңа карар 20 октябрьдән көченә керәчәк.
Хәзер инде ЮХИДИ хезмәткәрләре документларны ЮПХ постында гына түгел, ә юлның теләсә нинди участогында тикшерә алачак. Машина йөртүчеләргә, ЮХИДИ хезмәткәре белән сөйләшкәндә, фото һәм видеога төшерү тыелачак. Ләкин, әгәр дә тикшерү таныклар булуында алып барылырга тиеш икән, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә видеога төшерү бурыч итеп куелачак.