Әлмәттә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегенең XXVII конференциясе үтте

2017 елның 24 ноябре, җомга

Конференция эшендә "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт җирле бүлеге сәркатибе, район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Николай Кольгин, Рөстәм Мөхәмәдиев, Ринат Шәфигуллин, район советы һәм шәһәр советы депутатлары, беренчел бүлекләрнең сәркатипләре, предприятиелар һәм учреждениеларның җитәкчеләре, партия әгъзалары һәм тарафдарлары, "Бердәм Россиянең" Яшь гвардиясе вәкилләре катнаштылар.

Агымдагы ел эчендә "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт җирле бүлегенең эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2018 елга максатларны билгеләү көн тәртибендәге төп мәсьәлә булып торды. 

Конференциядә катнашучылар җирле сәяси советның составын яңарту (ротация) мәсьәләсен карап чыктылар. Яшерен тавыш бирү ярдәмендә партиянең җирле сәяси советы әгъзаларын сайлап бетерделәр. Алга таба "Бердәм Россия" БСПнең Татарстан региональ бүлегенең  XXVII конференциясенә делегатлар сайланылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International