21 ноябрь көнне Әлмәттә чираттагы бизнес-квест очрашу узды, ул районда кече һәм урта бизнесның нәтиҗәле үсеше өчен административ киртәләрне киметү максаты уңаеннан үткәрелде. Район эшмәкәрләре "РОСТ территориясе" коворкинг-үзәгендә җыелдылар, шунда шәһәрнең башкарма комитеты, хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм урынбасарлары, «Татнефть» компаниясе вәкилләре белән очраша, аларга борчый торган сорауларны бирә һәм аларны хәл итү вакытын киметә алдылар.