Бүген Әлмәт шәһәре стадионының спорт манежында КНИТУ-КАИ филиалы студентлары хезмәт һәм оборонага әзерлек нормативларын тапшырдылар. Чараны Әлмәт физик культурасы көллияте ярдәме белән Әлмәт тест узу үзәге оештырды.
Нормативларны тапшыруда, беренче һәм икенче курс студентлары катнашты.