17 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Ярославль шәһәрендә 2001-2002 елда туган яшүсмерләр арасында Владимир Лататуев хөрмәтенә багышланган грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры һәм "Россия" профсоюзларның физкультура-спорт җәмгыяте беренчелеге үтте.
Ярославльдә узган "Россия" профсоюзларның физкультура-спорт җәмгыяте беренчелегендә Адель Сираҗетдинов 45 кг авырлык категориясендә алтын медальгә лаек булды һәм Россия беренчелеге финалында безнең шәһәр һәм республика данын яклау хокукын алды.
Ришат Закиров 60 кг авырлык категориясендә бронза бүләк иясе булды. Егетләр тренерлар Эдуард Гаджиев һәм Эдуард Джанвелян кул астында тәрбияләнә.