Әлмәт медицина көллияте студентлары реанимация чараларын гамәлдә кулландылар

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Статистика буенча 20%тан артык кешенең гомере коткарыла алыр иде, әгәр дә ярдәм күрсәтә торган кеше беренче ярдәм һәм йөрәк-үпкә реанимациясе чараларын куллана белсә. Бигрәк тә бу алымнар төрле белгечлектәге медицина хезмәткәрләренә кирәк. 

Симуляцион күнегүләрне үткәрү өчен техниканы эшләп чыгара торган Медицина фәне үзәге ярдәме белән нефть башкаласының медицина көллиятенә куллану буенча аңлатма, тест һәм күнегү режимнары булган тренажер китерелде. Бу 12-14 яшьлек авыруның робот-симуляторы. 

Студентлар өчен шул тренажерда беренче ярдәм күрсәтү дәресе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International