Әлмәтлеләргә салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Милек, транспорт һәм җир өчен салымнарны түләргә бик аз вакыт калып бара – 1 декабрьгә хәтле өлгерергә кирәк. Почта тартмаларында түләү кәгазен таба алмаганнар моны электрон рәвештә эшли ала, моның өчен Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет булдырырга кирәк.

Быел җир һәм транспорт салымы күләме күпчелек гражданнар өчен әллә ни үзгәрмәде, ә менә торак һәм башка биналар өчен түләүләр артты. Моның сәбәбе – узган елдан башлап, милеккә салым акрынлап кадастр бәясе белән тәңгәлләштерелә. ­Россиянең 28 регионында (шул исәптән Татарстанда да) милек салымы узган елда ук яңа схема буенча исәпләнелде, быел ул 40 процентка хәтле үсте (узган ел 20 процентны тәшкил итте). Шәхси милеккә йорт яки дача һәм бакчадагы корылмалар; фатир, бүлмә, фатирдагы өлеш; коммерция, административ максатларда файдаланылучы биналар, сәүдә мәйданчыклары, офис, ашханә, кафе, рестораннар; гараж, милек хокукы билгеләнгән машина кую урыны, яки башка биналар; милек хокукы рәсмиләштерелгән төзелеп бетмәгән торак мәйданы, шул исәптән күчемсез милек комплексы; салым инспекциясендә теркәлгән башка күчемсез объектлар керә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Андрей Подовалов әлегә салымнарның 55 проценты гына керүен бәян итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International