Әлмәтнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе республикада иң яхшысы дип табылды

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Әлмәтнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе республикада иң яхшысы дип табылды.  «Волга» Яшьләр үзәгендә районнарда физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте үсешенә багышланган киңәшмә-семинарда Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры Владимир Леонов урыннарда нәтиҗәле эшләүчеләрне котлады. 35-85 мең яшь кеше яшәүче муниципаль берәмлекләр рейтингында Әлмәт беренче урынга лаек булды. Бүләкне балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы Светлана Лаптева кабул итеп алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International