ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Районыбызның Кичүчат һәм Чупай авылларында исерткеч эчемлекләрне законсыз сату очракларын ачыклау максатыннан рейд узды. Бу чарада район башкарма комитетының сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге, полиция, ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы вәкилләре белән беррәттән журналистлар да катнашты. 

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә,  29 ноябрь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән акрын кар. Җил тотрыксыз 2-7 м/с. Минималь температура төнлә -4..-7º, максималь температура көндез  0..-5º. Юлларда бозлавык.

Бүген Әлмәттә ӘМР Советының 23 нче чираттан тыш сессиясе һәм Әлмәт шәһәр Советының 25 нче  чираттан тыш утырышы булды. Сессия район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә узды. Киңәшмәнең  көн тәртибенә чыгарылган сораулардан район һәм шәһәр бюдңетларына, шәһәр һәм район Уставларына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды. 

26 ноябрьдә башлап җибәрүче спортчылар арасында кумитэ бүлегендә каратэ кекусинкай буенча Әлмәт шәһәре турниры үтте. Ярышларда Белова Михаил Владимир улы җитәкчелегендә "Сейкен" Әлмәт каратэ кекусинкай клубының иң яшь каратистлары катнашты.

26 ноябрьдә Лениногорск шәһәрендә Владимир Кузьмич Николай улы хөрмәтенә тиз шахматлар буенча VIII турнирның шәхси-төркем сынавы узды. Швейцария системасы буенча 9 турда Татарстан һәм Башкортостаннан 58 кеше катнашты. Нәтиҗәдә Әлмәт 1нче урынны яулады. 

1 декабрь көнне Яшьләр үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган тантаналы чара узачак.

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru

2-3 декабрь көннәрендә Әлмәт ат спорты мәктәбе манежында ат спорты буенча ярышлар "Татнефть" ГАҖ бүләкләренә Әлмәт муниципаль районының ачык беренчелеге" узачак. Ярышлар 9.30 сәгатьтә башланачак.

Соңгы вакытта интернет челтәрендә СНИЛС номеры яисә паспорт мәгълүматлары ярдәмендә "шәхси иминият фондыннан акчалата түләүләрнең" барлыгын тикшерергә мөмкинлек бирүче сайтлар барлыкка килде. 

Әлмәттә янә зур мәдәни вакыйга - «Владимир Спиваков фонды академиясе. Балалар - балаларга. Татарстан» мәдәни-белем бирү проекты икенче тапкыр иң сәләтлеләрне бер урынга җыйды.«Татнефть»нең «Рухият» рухи яңарыш фонды инде икенче ел әлеге мәдәни-белем бирү проектына үзеннән өлеш кертеп, төбәгебезнең сәләтле балаларына күтәрелергә, талантларын үстерергә ярдәм кулы суза. Дүрт көн дәвамында Әлмәт, Бөгелмә, Бавлы, Лениногорскида балалар фортепиано, саксофон, аккордеон, вокал, рәсем сәнгате, хореография буенча мастер-классларда катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International