ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Киләсе елдан "Луч-Әлмәт" телеканалында татар телендә яңа "Хезмәт һәм канун" тапшыру башлана. Тамашачылар Татарстан Республикасындагы дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт бүлеге эшчәнлеге, хезмәт канунчылыгы өлкәсендә хокук бозулар, хезмәтне саклау буенча башкарылган эш турында мәгълүмат ала алачак. Беренче тапшыруда карала торган сорауларны әлмәтлеләр бүген үк бирә алалар. Алар hezmet-kanun@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

Чаңгы трассалары Комсомол паркында һәм Шарлавыклы буаларда 16 декабрьдә в 12.00 сәг. ачылачак.

Бердәм Россия” сәяси партиясенең Әлмәт җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясенең төбәкара бүлеге политсовет секретаре урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе председателе Д.А.Медведевның төбәкара иҗтимагый кабул итү оешмасы җитәкчесе Татьяна Васильевна Воропаева гражданнарны кабул итә. Телефон: 45-49-35.

Иртәгә, 15 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар, буран, бозлавык көтелә. Җил көньяктан 7-12 м/с. Төнлә минималь һәм көндез максималь температура -6..-9º. 

Рәис Нәгыймов исемендәге 1 нче музыка мәктәбе барлыгы  2000ләп укучыга музыка белеме биргән. 

Татарстанда "Бердәм Россия" партиясенә теләктәшлек күрсәтүчеләр  республиканың «Моя малая Родина» фотопроектына старт бирделәр. Проект патриотик рухта, фотосурәтләр нигезендә мәдәни һәм милли рухи байлыкларны яктыртуга юнәлдерелгән.

Кытайның  «КРС Хэйлунцзян» командасына оттырганнан соң, «Нефтяник» талга таба бик уңышлы чыгыш ясады,  «Ценг Тоу» командасы белән ярышлар тулы җиңү белән тәмамланды.

Актив тормыш алып бару һәм озак яшәү серләренә төшендерү буенча "Активное долголетие"программасы кысаларында күкырлы эш алып барыла.


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Коворкинг "Заря" яшүсмерләр клубы базасында ачылды. Аны тантаналы ачуда район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Мама работает" коворкингы проекты җитәкчесе Олеся Кашаева катнаштылар.

7 декабрь көнне «Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында инсультның икенчел профилактикасы мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте. Киңәшмәне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч ангионевролог, баш республика кан тамырларын тикшерү үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре докторы, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы "Казан дәүләт медицина университет" ВО ФГБОУ ФПК һәм ППС неврология һәм нейрохирургия кафедрасы профессоры Хасанова Дина Рөстәм кызы алып барды. Чарада ТР көньяк-көнчыгышында, Кама арты регионындагы дәвалау учреждениеларында эшләүче неврологлар, терапевтлар, гомуми практика табиблары катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International