"Луч-Әлмәт" телеканалында киләсе елдан яңа тапшыру башлана

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Киләсе елдан "Луч-Әлмәт" телеканалында татар телендә яңа "Хезмәт һәм канун" тапшыру башлана. Тамашачылар Татарстан Республикасындагы дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт бүлеге эшчәнлеге, хезмәт канунчылыгы өлкәсендә хокук бозулар, хезмәтне саклау буенча башкарылган эш турында мәгълүмат ала алачак. Беренче тапшыруда карала торган сорауларны әлмәтлеләр бүген үк бирә алалар. Алар hezmet-kanun@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International