Рәис Нәгыймов исемендәге 1 нче музыка мәктәбе барлыгы 2000ләп укучыга музыка белеме биргән. Мәктәпне тантаналы ачуда район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Әлмәтнефть" идарәсе җитәкчесе Ренат Нугайбеков катнаштылар. Чарада республиканың, "Татнефть"нең керткән зур өлеше турында сүз барды. «Стройкомплект», «Елховлес», «Стройкомплектация» вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.