ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2017 ел
җомга

Шимбә, 16 сы көнне,  сәг. 11.00 Нефтьчеләр мәйданында «Татнефть» кампаниясе шугалак ача. Бу уникаль шугалак, ясалма суыту системасы белән ясалган, әлмәтлеләргә күмәк шуу өчен бик уңайлы.

Чаңгы трассалары 16 декабрьдә Комсомол паркында 12.15 сәг. һәм Шарлавыклы буаларда в 11.45 сәг. ачылачак.

Иртәгә, 16 декабрь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә.  Аерым районнарда кар, буран. Минимальная температура төнлә -4..-9º,   максималь температура көндез -1..-6º, -10º.

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә «Театраль очрашулар" чарасы булып узды. Анда 48 шәһәр һәм 5 район  бакчасы катнашты.

Туклану барлык мәгълүм булган патологик торышның  килеп чыгуы, үсеше һәм дәвамлылыгында  нигез булып тора (80%)  яки кеше сәламәтлегендә зур роль уйный. Җәмәгать туклануында бик күп сораулар барлыкка килгән очракта Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына мөрәҗәгать итү зарур. (8553) 33-67-02 

2017елда  Татарстан районнарында, в том числе и в Альметьевске, Пенсия фонды биналары фасадларында Пенсия фонды логотибы урнаштырылган  яктыртылган кронштейннар урнаштырылды. Алтакталар халыкка  территориальный органнарның урыннарын күрсәтү өчен бик уңайлы чара булып тора.

Әлмәт муниципаль районы официаль сайты  almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.

“Россиядәге хайваннарның сирәк төрләре һәм аларның яшәү тирәлеге” фотоконкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды. Конкурсның максаты - сыйфатлы фотография чаралары белән илебезнең кыргый табигате матурлыгын киң аудиториягә җиткерү һәм проблемалы урыннарны күрсәтү: хайваннарның сирәк төрләренең популяцияләрен һәм аларның табигый яшәү тирәлеген саклап калу, аеруча саклана торган табигать территорияләре эшенә булышу, Россия WWF табигать саклау иициативаларын алга этәрү һәм Россия Федерациясендә экотуризм темасына игътибар җәлеп итү.

Бу көннәрдә республиканың 8 зонасында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика бәйгесе бара. Көньяк-көнчыгыш төбәк бәйгесе Әлмәттә уздырыла.

Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен узган ел чыгарылыш укучылары 2018 елның 1 февраленә кадәр район мәгариф идарәсенә гаризаларын тапшырырга тиеш. 11 сыйныф укучылары исә гаризаларын үзләре укый торган мәктәп дирекциясенә тапшыра. БДИны вакытыннан алда тапшыру (узган ел чыгарылыш укучылары өчен) 2018 елның 21 мартыннан 11 апрелә кадәр билгеләнде. БДИны төп тапшыру вакыты – 28 майдан 2 июльгә кадәр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International