7 декабрь көнне «Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында инсультның икенчел профилактикасы мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте. Киңәшмәне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч ангионевролог, баш республика кан тамырларын тикшерү үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре докторы, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы "Казан дәүләт медицина университет" ВО ФГБОУ ФПК һәм ППС неврология һәм нейрохирургия кафедрасы профессоры Хасанова Дина Рөстәм кызы алып барды. Чарада ТР көньяк-көнчыгышында, Кама арты регионындагы дәвалау учреждениеларында эшләүче неврологлар, терапевтлар, гомуми практика табиблары катнаштылар.
Дина Рөстәм кызының чыгышы инсультның икенчел профилактикасының төп принципларына багышланган иде. ТР көньяк-көнчыгышында яшәүче һәм баш мие кан әйләнешенең бозылуын кичергән авырулар артыннан динамик күзәтү кабинетларының эш нәтиҗәләрен ДЦ МК оештыру-аналитика бүлеге мөдире Илья Гаврилов тәкъдим итте.