Мастер-класслар калабызның медсанчастендә 16-17 декабрьдә уздылар. Әлеге чараның инициаторлары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «АМТЕС» үзәге. Әлмәткә Италия белгечләренең мастер-классларын карарга, тәҗрибә уртаклашырга республиканың төрле шәһәрләреннән 30 дан артык белгеч килде. Очрашуда ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.