Әлмәттә модульле чаңгы базасы ачылды

2017 елның 16 декабре, шимбә

Әлмәттә республика программасы кысаларында төзелгән модульле чаңгы базасы ачылды.

Яңа спорт объекты “Снежинка” спорт комплексы территориясендә эшләячәк. Ачылу тантанасында район башлыгы исеменнән сәламләп Әлмәт шәџәре башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Валеев модульле чаңгы базасы ачылу Әлмәт өчен зур вакыйга булуын ассызыклады. “Барлык уңайлыклары булган әлеге база кышкы спортка тагын да күбрәк халыкны тартырга мөмкинлек бирәчәк. Чаңгы спорты элек–электән сәламәтләнү ысулы булган,”– диде ул. Татарстан Республикасының чаңгы ярышлары џәм биатлон федерациясе   башкарма директоры Артур Сабитов сүзләренә караганда, республикада 11 модульле чаңгы базасы ачыла, шуларның иң яхшысы Әлмәттә. “Нефтьчеләр башкаласында спортның әлеге төрен үстерү мөмкинлеге бар, киләчәктә шәџәр күмәк спорттан профессионал спортка күчсен иде дигән теләктә калам,”– диде ул.

Тантаналы ачылыштан соң балалар џәм өлкәннәр арасында район беренчелегенә чаңгы ярышлары башланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International