Әлмәттә төзелеш һәм авыл хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләр каралды

2017 елның 16 декабре, шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елда Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 43 мунициципаль районда күп фатирлы йортларга капиталь  ремонт объектларында 3 мең 741 тикшерү уздырылган, 17 мунициципаль районында 54 иминлек техникасын бозу факты ачыкланган. Соңгы ике атнада 3 тикшерү уздырылган, кагыйдәләр һәм нормалар бозу ачылмаган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Нотыгында Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ДТИ белешмәләре буенча 984 күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланган, бу барлык күләмнең 97,8%ын тәшкил итә.

2017 елда 146 мәгариф объектын капиталь ремонтлау каралган, шул исәптән  36 мәктәп, 7 коррекцион мәктәп һәм 110 мәктәпкәчә балалар оешмасы. Программа төгәлләнгән.

Моннан тыш, 2017 елгы  булдырылучы ресурс үзәкләрен (колледжларны), мәдәният объектларын, яшүсмерләр клубларын, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирлекләре советлары биналарын, Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен, Татарстан Республикасы муниципаль архивларын капиталь ремонтлау программалары тәмамланган.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тармагының быелгы финанс нәтиҗәләре тулаем уңай. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.  нашты. 

Марат Әхмәтов 2015-2017 еллардагы финанс күрсәкечләр буенча динамиканы тәкъдим итте. 

2017 елда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе тулаем күләме 260,4 млрд. сум булачак (производство ииндексы - 105,1 %), акчалата керем - 103,9 млрд.сум. (2016 елда тулаем продукция - 233,7 млрд. сум, үсеш - 104,3 %, акчалата керем - 98,6 млрд. сум, 2015 елда 0 217,1 млрд. сум, үсеш - 104,9 %, акчалата керем - 89,2 млрд. сум). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International