Нефтьчеләр башкаласында өч көнлек форум узды. Чараны "Кампус" студентлар агентлыгы оештырды.
Тиздән балаларның көтеп алынган, ел әйләнәсенә әти-әниләренең яллары белән туры килгән бердәнбер чор - кышкы каникуллар башланачак. Яңа елда мәктәп укучылары 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр – тоташ 14 көн ял итәчәкләр. 8 гыйнвар көнне мәктәпләрдә өченче чирәк башланачагы турында хәбәр итте район мәгариф идарәсе. Беренче сыйныфларны февральнең 19ыннан 25енә кадәр өстәмә каникуллар көтә. Кыш айларында эшче гражданнар исә 1-8 гыйнварда, февральнең 23еннән 25енә кадәр ял итәчәк.
Шикәр диабеты балалар арасында аеруча таралган. Бу эндокрин системаның авыр формасы, инсулин гормоны дефициты белән бәйле. Бүген беренче тип (инсулинга бәйле) 51 авыру бала ГАУЗ «Альметьевская детская городская больница перинатальным центром» да исәптә тора.
"Бэлэкэч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр юл кагыйдәләренең әһәмияте турында сөйләделәр. Тәрбиячеләр һәм балалар чыршыны үз куллары белән ясаган юл билгеләре белән бизәделәр, чыршы тирәли әйләнделәр, җырлар җырладылар.
Кыш бабайларның велосипедта йөрүенә 23 декабрьдә, шимбә көнне 11.30 сәгатьтә Яшьләр үзәге янында старт биреләчәк. Теләге булган барлык кешеләрне онытылмаслык бу чарада катнашырга чакыралар. Велосипедка утырып, яхшы кәеф белән чарага рәхим итегез!
Түбән Кама шәһәрендә "Кышкы уеннар" спорт гимнастикасы буенча муниципаль берәмлекнең ачык беренчелеге узды. Ярышларда Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән 50 гимнастка катнашты.
18 декабрьдә КФУның юридик факультетында Россия юристлары ассоциациясе Татарстан регионы бүлегенең яшь юристлары советы оештырган "Конституция хокуклары белгече" VII республика бәйгесе узды. Яшь юристлар советы төркеме Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе белән бәйле кызыклы биремнәрне әзерләде.
Әлмәт шәһәре балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә "Грация" бию-спорт клубында шөгыльләнүчеләр өчен уздырыла торган "Нәзакәтлелек кубогы - 2017" турниры узды. Ел саен катнашучлар саны арта, быел 100ләп бала соңгы 3 ай эчендә нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәтер өчен бию мәйданына чыкты. Жюри арасында кайчандыр һәм хәзерге вакытта "Грация" бию-спорт клубы җитәкчесе Шимков В.А. өйрәткән биючеләр булды.
22 декабрь көнне Әлмәттә үзәк чыршыны ачу тантанасы булачак. Әлеге вакыйга уңаеннан Әлмәткә Великий Устюгтан Кыш бабай киләчәк.
Әлмәт картиналар галереясы шәһәр халкын 26 декабрьдә 14.00 сәгатьтә "Җир планетасы. Индия" фотокүргәзмәсе ачылуына чакыралар. "Индия" күргәзмәсе "Рухи мәдәният үзәге" Халыкара иҗтимагый оешмасы (Самара шәһәре) тарафыннан әзерләнгән "Җир планетасы" проекты кысаларында эшли. Ул плакард заманча полиграфия материалында басылып чыккан 167 төрле размердагы фото эшләреннән ясалган. Аның нигезендә оешма хезмәткәрләре тарафыннан күп еллар эчендә Индиягә экспедицияләр барышында ясалган фоторәсемнәр ята.