Әлмәт спортчылары "Кышкы уеннар" спорт гимнастикасы буенча ачык беренчелектә үзләрен яхшы күрсәттеләр

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәрендә "Кышкы уеннар" спорт гимнастикасы буенча муниципаль берәмлекнең ачык беренчелеге узды. Ярышларда Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән 50 гимнастка катнашты. 

Әлмәтне спорт мәктәбенең спорт гимнастикасы бүлегендә шөгыльләнүче 13 яшүсмер тәкъдим итте. алар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, 1 алтын, 3 көмеш һәм 1 бакыр медаль алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International