ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды.Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасыр Рөстәм Нигъмәтуллин, башка рәсми затлар катнашты.

 

Яңа ел алдыннан 2нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары "Кышкы әкият" концерты белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә булдылар. Тамашачылар залына 50дән артык тәрбияләнүче чакырылды. 

Әлмәт муниципаль районы официаль сайты  almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.

"Уйнарга чык" кышкы фестивале кысаларында 22 декабрь көнне сәг. 13.00 Шарлавыклы буаларда  «Накорми птиц. Забота о ближнем» чарасы узачак. Теләге булганнар акциягә кушыла алалар.


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Әлмәттә террорга каршы комиссия утырышы булып узды. Җыелышны район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.

Әлмәтлеләр яңа фатирлы булды [+ФОТОЛАР]

Бүген Галиев урамындагы 4, 8, 10 нчы йортлар файдалануга тапшырылды. Моннан да яхшырак бәйрәм күчтәнәче булырга мөмкинме соң! «Алсу» микрорайонындагы әлеге яңа йортлардан ачкыч алучыларның сүз бу. Аларның шатлыгы белән без дә уртаклаштык.Республикада социаль ипотека программасы әнә шулай торакка мохтаҗларны куандыруын дәвам итә. Ел башыннан Дәүләт торак фонды тарафыннан тормышка ашырылучы программа буенча 8604 фатир сафка бастырылган. Әлмәттә 454 фатирлы 4 йорт төзелгән. Мәгълүм булганча, предприятиеләр фонд аша торак төзелешенә өлеш кертә. Агымдагы елда алардан 8 миллиард сумнан артык взнос күчерелгән. Әлеге сумманың яртысыннан күбе «Татнефть» компаниясенә туры килә. 
 

ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 21 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән акрын кар. Минималь температура төнлә -10..-15º, аязганда -20º; максималь температура көндез -5..-10º. Юлларда бозлавык.

15е көнне Әлмәттә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне эш белән итү буенча киңәшмә узды. Чара 2018 елга каралган квоталар буенча оештырылды.

"Уйнарга чык" кышкы фестивале кысаларында 22 декабрь көнне сәг. 13.00 Шарлавыклы буаларда  «Накорми птиц. Забота о ближнем» чарасы узачак. Теләге булганнар акциягә кушыла алалар.

Юл-транспорт һәлакәтен кисәтү максатында 25 декабрьдән алып 7 гыйнварга кадәр  Татарстанда  «Кышкы каникуллар» чарасы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International