Әлмәт шәһәре балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә "Грация" бию-спорт клубында шөгыльләнүчеләр өчен уздырыла торган "Нәзакәтлелек кубогы - 2017" турниры узды. Ел саен катнашучлар саны арта, быел 100ләп бала соңгы 3 ай эчендә нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәтер өчен бию мәйданына чыкты. Жюри арасында кайчандыр һәм хәзерге вакытта "Грация" бию-спорт клубы җитәкчесе Шимков В.А. өйрәткән биючеләр булды.
4 сәгать дәвам иткән бәйрәм нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр бирелде.