Әлмәт картиналар галереясы шәһәр халкын 26 декабрьдә 14.00 сәгатьтә "Җир планетасы. Индия" фотокүргәзмәсе ачылуына чакыралар. "Индия" күргәзмәсе "Рухи мәдәният үзәге" Халыкара иҗтимагый оешмасы (Самара шәһәре) тарафыннан әзерләнгән "Җир планетасы" проекты кысаларында эшли. Ул плакард заманча полиграфия материалында басылып чыккан 167 төрле размердагы фото эшләреннән ясалган. Аның нигезендә оешма хезмәткәрләре тарафыннан күп еллар эчендә Индиягә экспедицияләр барышында ясалган фоторәсемнәр ята.
Күргәзмә 2017 елның 26 декабреннән алып 2018 елның 28 февраленә кадәр эшлиячәк. Тулырак мәгълүматны 31-70-86 телефонына мөрәҗәгать итеп алырга була.