ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан синоптиклары биргән мәгълүматларга караганда, иртәгә, 26 декабрь көнне, болытлы булачак. Аерым районнарда кар. Минималь температура төнлә һәм максималь температура көндез -6..-11º.Юлларда бозлавык.

Россиянең иң көнчыгыш Россия командасы  – «Ермак» «Нефтяник» белән үзара көч сынашты. Ангарскидагы бозлавыкта узган уеннар бик кызык һәм мавыктыргыч булды. Нәтиҗәдә "Нефтяник" командасы җиңү яулады.

Балигъ булмаганнарның һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең  100-еллыгы уңаеннан 7 нче балалар китапханәсе филиалында "Балачак сагында" чарасы узды. Анда 16 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Бүлек мөдире урынбасары Р. С Кәлимуллин комиссия турында мәълүмат җиткерде.


23
декабрь, 2017 ел
шимбә

 22 декабрь көнне шәһәрнең үзәк мәйданындагы ясалма бозлавыкта хоккей сезоны ачылды. Аны ачуда район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Нефтяник" командасы президенты , "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин катнаштылар. Алар спортчыларга уңышлар һәм җиңү теләделәр. 

Бүген декабрьнең иң көтелгән чарасы булды. Ниһаять, Үзәк чыршы үз утларын кабызды. Әлеге тантанага Россия Кыш Бабае да килде. Бөек Устюгтан килгән кунак берничә урында кунак булды. 25 нче мәктәптә узган балалар бәйрәмендә күңел ачты. Шулай ук, балалар йортында булды. “Кванториум” балалар технопаркында сәләтле балалар белән очрашты. “Нефтьче” Мәдәният сарае каршындагы төп чыршының утлары да Россия Кыш Бабае тарафыннан кабынды. Уеннар, җырлы тамаша, уникаль бүләкләр һәркем күңеленә хуш килде. Бер сүз белән генә әйткәндә, Әлмәткә бүген чын-чынлап Яңа ел төсмере керде.

Татарстан Республикасында 2017 елның 22 декабрь көненә 2 269,1 мең кв. м торак сафка кертелгән. Узган елдагыга караганда 100 процент тәшкил итте. Питрәч, Әтнә Арча, Лаеш, Биектау, Теләче, Алексеевск, Кайбыч, Аксубай, Актаныш, Чирмешән, Әлки, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Тукай, Чүпрәле, Буа, Менделеевск, Тәтеш, Югары Ослан, Кукмара, Мөслим, Сарман, Нурлат. Балык Бистәсе, Минзәлә, Зәй, Апас районнарында - барлыгы 28 районда - торакларны сафка кертү планы башкарылган. 

Әлмәткә Великий Устюгтан тылсымлы Кыш бабай килде. Ул иң башта 25 нче мәктәп укучылары белән очрашты. Чарага 350 дән артык бала һәм аларның әти-әниләре килгән иде. Кыш бабай барысына да бәхет һәм сәламәтлек теләде.


22
декабрь, 2017 ел
җомга

Әлмәт автоинспекторлары Константин Юдин, Александр Бояров иң яхшылардан , дип табылдылар.  Аларның һәрберсе өч елдан артык тәҗрибә туплаган.

Әлмәттә бүген капремонттан соң ,3 нче поликлиника ачылды. Аны ачуда ТР Президенты Рөстәм Миннеханов, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, район башлыгы Айрат Хәйруллин катнаштылар.

23 декабрь көнне болытлы булачак, кар явачак. Аерым районнарда акрын буран. Минималь температура төнлә -6..-11º; максималь температура көндез  -4..-9º. Юлларда бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International