Әлмәттә Россия студентлыгы көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүгенге көндә шәһәребездәге 10 югары һәм урта уку йортларында 10 мең студент укый. Һәм алар барысы да 25 гыйнвар көнне яшьләр тарафыннан ихтирам ителгән бәйрәмнәренең берсен, Студент көнен, билгеләп үттеләр.

Кышкы сессия һәм бозлы һава торышына карамастан яшьләр гадәт буенча Нефтьчеләр мәйданында җыелдылар. Бәйрәмне оештыручылар, Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе һәм "Шәһәр студентлар советы" яшьләр иҗтимагый берләшмәсе ике сәгатьлек программаның һәр минутын кызыклы квест-уеннар, бүләкләүләр һәм иҗади номерлар белән уздырырга тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International