Башкарма комитетта бүген шәһәр һәм район Уставларына үзгәрешләр кертү буенча ачык тыңлаулар үтте, алар 2017 елның 28 ноябрендә Iнче укылышта кабул ителгән иде. Чираттагы төзәтмәләрнең максаты - район һәм шәһәрнең төп оештыру документларын яңа өч федераль законы белән туры китерү.
Ачык тыңлауларның нәтиҗәләре буенча Шәһәр һәм район Уставларына үзгәрешләр кертү проектлары Әлмәт шәһәр Советы һәм Әлмәт муниципаль районы Советы тарафыннан каралуга икенче укылышта чыгарылды.