Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы республикада яшәүчеләргә "Урманны саклагыз" мобиль сервисы аша урманда булган хәлләр турында хәбәр итәргә өндәү белән мөрәҗәгать итте.
Приложение тиз һәм җиңел итеп Федераль урман хуҗалыгы диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга һәм илебездәге урманнарда булган теләсә нинди вакыйга турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә.