Әлмәт мәшьгульлек үзәгендә эш белән тәэмин итүчеләр өчен Ачык ишекләр көне уздырылды

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

25 гыйнвар көнне Әлмәт Мәшьгульлек үзәге эш бирүчеләр өчен Ачык ишекләр көне оештырды.

Эш белән тәэмин итүчеләрне Мәшьгульлек үзәге белән иҗтимагый эшләрне оештыру, 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру, белем алу оешмаларында укучыларны стажировкага җибәрү һәм эшкә урнаштыру, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын җиһазлау һәм башка юнәлешләр буенча нәтиҗәле хезмәттәшлеккә җәлеп итү әлеге чараның максаты булып торды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International