Киңәшмә яңа кадр билгеләнеше турында белдерүдән башланды. 2018 елның 1 мартыннан Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Территориаль бүлеге начальнигы итеп Ирина Хәйруллина билгеләнде. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин яңа җитәкченең профессиональ сыйфатларын билгеләде һәм Ирина Владимировнага уңышлы эш теләде.
8 мартка багышланган бәйрәм чарасы кысаларында "Нефтьче" мәдәният сараенда 16.00 сәгатьтә Севара Назарханның концерты узачак.
6 мартта Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак. Ул хатын-кызлар, барлык эш эзләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен уздырыла. Мәшгульлек үзәгенә килүчеләр предприятие-оешмаларга кирәкле һөнәрләр белән таныша ала. Шулай ук эш бирүчеләр белән аралашу мөмкинлеге дә тудырыла. Чара иртәнге 9да башлана.
Нюша РФ президентын сайлауларда Әлмәттә катнашачак, шулай җырчы Instagram социаль челтәрендәге үзенең битендә хәбәр итә. Гастрольләр аның тавыш бирү теләгенә комачауламаячак, дип билгеләп үтте Нюша. "Без барыбыз да сылтауларны эзләмичә үзебезнең гражданлык бурычын үтәргә һәм сайлауларга барырга тиешбез", - дип ассызыклады һәм сайлау участогын ДәүләтХезмәтләре сайтында яисә күпфункцияле үзәкләрдә табу мөмкинлеге турында искә төшерде ул.
18 мартта Россия Президентын сайлаулар узачак. Үзәк сайлау комиссиясе киләсе сайлауларда тавыш бирү процедурасын гадиләштерә торган берничә яңалык кертте. Хәзер Россия гражданнары паспорттагы регистрациягә бәйле булмаган теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирүдә катнаша алалар.
Бүген, 5 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кар явачак, урыны белән көчле кар, көндез яңгырлы җепшек кар.Төнлә кайбер районнарда буран. Көндез урыны белән бозлавык.
Әлмәттә "Татэнергосбыт" АҖ филиалы - Әлмәт бүлегенең 2017 ел дәвамында эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2018 елга планнарга багышланган конференция үтте. Конференция эшендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, "Татэнергосбыт" АҖ филиалы - Әлмәт бүлеге начальнигы Игорь Бредников катнаштылар.
Сессия эшендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, район советы, шәһәр советы депутатлары, шәһәр һәм районның мактаулы гражданнары, шәһәр прокуроры урынбасары, хокук саклау органнары, Совет һәм башкарма комитетының җитәкче хезмәткәрләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаштылар.
Әлмәттә ел буена эшләүче иҗтимагый киңлекләр нинди булырга тиеш һәм ничек итеп аларны тәртипкә салырга? 2 март көнне Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында оештырылган проект семинарында шундый сорау яңгырады. Семинар эшендә ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов, Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Айназ Ярмиев, Россия архитекторлары союзы әгъзасы Никита Коктыш, шулай ук шәһәрнең инициативалы гражданнары, активистлар, оешмаларның хезмәткәрләре, төрле эшчәнлек өлкәләре белгечләре катнаштылар.
Татарстан Республикасында төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2018 ел башыннан 188 тикшерү үткәргән. Әлеге күрсәткечләрне ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин докладында хәбәр итте.