ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2018 ел
шимбә

Яшьләр үзәгендә бүген район мәдәният идарәсенең отчет җыелышы үтте. 2017 ел дәвамында эшчәнлеккә йомгаклар ясалды һәм 2018 елга планнар билгеләнде. Шәһәр һәм район мәдәнияте учреждениелары хезмәткәрләре белән очрашуга район башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, предприятиелар һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре килде. 


2
март, 2018 ел
җомга

Иртәгә, 3 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Минималь температура төнлә һәм көндез  -21..-23º, аязганда   -31º; максималь температура көндез  -8..-12º. Юлларда бозлавык.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерә:

1. Өйгә чит кешеләрне кертмәскә.

2. Социаль яисә ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре булып сезгә мөрәҗәгать итүче затларның документларын тикшерергә, теләсә нинди мәгълүматка аныклык кертү өчен әлеге учреждениеларга шалтыратырга.

3. Акча ярдәмендә кайтарыла торган бозым булу турында хәбәр итүче затларга ышанмаска. 

4. Бернинди очракта да чит кешеләргә үзегезнең банк карталарын бирмәскә. 

Якшәмбе көнне, 4 мартта киез итекләрдә "өчкә өч" форматында мини-футбол турниры узачак. Турнир 11.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сарае мәйданында үтәчәк. Турнир башлануга 30 минут калганда регистрация уздырылачак һәм төркемнәрнең тәртибен билгеләүгә җирәбә салыначак.

Бүген Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде.

26-28 февральдә Азнакай шәһәренең мәдәният сараенда фестивальнең зональ этабы узды. Фестивальдә республиканың 6 районыннан 1000нән артык сәләтле бала катнашты.

"Яшел Фитнес" турнирында катнашучыларны 4 мартта 10.00 сәгатьтә берьюлы ике нормативны тапшыру көтә, әлеге чара "Алнас" стадионының залында узачак. Әлмәтлеләр идәннән өскә таба күтәрелү һәм "Көймә" күнегүләре буенча нормативларда ярышачак. 

24 февраль көнне,  «Кышкы мәдәни мохит» проекты кысаларында,  нефть башкаласы мәйданчыкларында күңел ачу-уен программалары оештырылачак. Чаралар  «Татнефть» компаниясе каршындагы, Нефтьчеләр мәйданнарында, Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркта, Хак хөкем йорты кырындагы һәм  «Мегаполис» клубы мәйданнарында узачак.


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген районның террорга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышында Россия Федерациясе Президентын сайлауларда иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырышта район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында үтте. Аның эшендә комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениелары, шәһәр һәм район предприятиелары һәм оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, участоклардагы сайлау комиссияләре рәисләре катнаштылар. 

3 мартта 11.00 сәгатьтә «Иске Әлмәт» Мәдәният сараенда көньяк-көнчыгыш төбәк фольклор коллективларының «Живая нить традиций - Тирән тамырлар» фестиваленең гала-концерты узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International