ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

"Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасы кураторлары әлмәтлеләрдән гаилә архивларыннан иске фотосүрәтләр көтәләр. 

27 нче июльдә иртәнге сәгать тугызда Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

Үсеп килүче буынның интеллектуаль, иҗади профессиональ потенциалын стимуллаштыру, авыл хуҗалыгы өчен нәтиҗәле технологияләрне эшләп чыгару өлкәсенә балаларны һәм яшьләрне җәлеп итү максатыннан 1-2 сентябрьдә «Кванториум» балалар технопаркында Бөтенроссия Агроробофестивален уздыру планлаштырыла. 


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Янгын күзәтчелеге Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләр һәм кунакларга янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләрен тайпылышсыз үтәргә өнди. Уяу булыгыз һәм, янгын куркынычсызлыгының гади таләпләрен үтәп, сез үзегезнең тору урыныгызны гына түгел, ә табигатьне дә саклап калуыгызны истә тотыгыз.

25 июль көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Җил 4-9 м/с, урыны белән 12 м/ска кадәр җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +9..+14º, максималь температура көндез +26..+29º. 

«EXPO-RUSSIA ARMENIA 2018» сигезенче халыкара сәнәгать күргәзмәсе һәм Ереван Бизнес-форумы Россия Федерациясе сәүдә-сәнәгать палатасы катнашуы белән 17 октябрьдән алып 19 октябрьгә кадәр Әрмәнстан Республикасындагы беренче Ирекле икътисадый зонасы территориясендә урнашкан яңа «ЕРЕВАН EXPO» күргәзмә комплексында узачак.

“Рәсәй  Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү” турындагы законның 25 нче статьясының 2 нче пунктында, эш бирүче оешма яисә шәхси эшмәкәр хезмәт эшчәнлеген туктату, хезмәткәрләр санын яки штатны кыскарту, хезмәт килешүләрен  өзү ихтималы булган очракта, эш бирүче - оешма ике айдан да  соңга калмыйча, ә эш бирүче - шәхси эшмәкәр бу чаралар башланырга ике атна алдан  бу хакта эш белән тәэмин итүче  хезмәт органнарына  язма рәвештә,  вазыйфа, һөнәр, белгечлек һәм квалификация таләпләре,  һәр конкрет хезмәткәргә түләү шартлары,  оешмада  хезмәткәрләренең  санын яки штатны  кыскарту выкытында  күп күләмдә  хезмәткәрләр эштән азат ителгән очракта – бу чаралар турында өч ай алдан хәбәр итәргә тиеш.

28 июль көнне «Шәһәрнең мәдәни мохите» кабаттан әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын көтә.

Тиздән шәһәргә паблик-арт программасы кысаларында рәсемнәрен тәкъдим итәр өчен танылган Россия һәм чит ил рәссамнары киләчәк. 25 июль көнне 11.00 сәгатьтә проектның кураторы һәм продюсеры Полина Еж быелгы җәйдә нинди объектларда рәсемнәр ясалачагы, шәһәр урамнарында кемнәр иҗат итәчәкләре, һәм гомумән бишьеллык паблик-арт программасы кысаларында Татарстанның нефть башкаласы ничек үзгәрәчәге турында сөйлиячәк.

23 нче июль көнне Әлмәттә “Автоледи-2018” хатын-кызлар катнаша торган машина йөртү осталыгы бәйгесе узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International