Район башлыгы Айрат Хәйруллин Бута авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт советы депутаты Николай Кольгин, Әлмәт шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Алексей Бычков, Бута авыл җирлеге башлыгы Денис Абрамов, район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлеге буенча урынбасары Олег Шабалин катнаштылар.
Айрат Хәйруллинга авыл клубы мөдире Лариса Малюткина мөрәҗәгать итте. Ул район башлыгына яңа ФАП төзелү өчен рәхмәт белдерде һәм аның кайчан ачылачагы турында кызыксынды.