Әлмәт районының авыл җирлекләрендә «Бердәм Россия» праймеризлар узды

2018 елның 22 июле, якшәмбе

Праймеризлар бүген, 22 июльдә, районның Бута, Аппак, Кәләй, Колшәрип, Урман-Кәләй, Мәмәт һәм Яңа Троицк авыл җирлекләрендә узды. Алдан тавыш бирү 9 сентябрьдә узачак Әлмәт муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарының депутатларын өстәмә сайлаулар алдыннан узды. 4нче модель буенча оештырылган праймеризда тавыш бирүчеләр дәгъвалаучыларның чыгышларын тыңлый һәм аларның фикере буенча депутатның вазыйфаларын лаеклы рәвештә тормышка ашыра ала торган кандидатлар өчен тавыш бирә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International