Ел башыннан Әлмәт суд приставлары 405 млн. сумнан артык акча түләттерделәр

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында ТР буенча Россия Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе суд приставлары бүлеге начальнигы Гөлназ Мөхәммәтшинаның чыгышы тыңланды. Докладында ул Әлмәт суд приставлары бүлеге эшчәнлегенең юнәлешләре турында хәбәр итте.

Гөлназ Рафаэль кызы 2018 елның беренче яртыеллыгында 24395 суд эше ябылды, шуларның арасында 17714 үтәлде. Суд приставлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә түләттерелгән сумма 405 миллионнан артык сум тәшкил итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International