"Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасы кураторлары әлмәтлеләрдән гаилә архивларыннан иске фотосүрәтләр көтәләр.
Проект төркеме шәһәрнең тарихын йөзләрдә гәүдәләндерергә уйлый - сезнең яраткан фотосүрәтләр «Татнефть» компаниясе инициативасы буенча тормышка ашырыла торган бишьеллык үзгәреш планы кысаларында киләчәк арт-объектлар нигезенә ятачак.
Бәйгедә катнашыр өчен гаилә архивларында 1998 елга кадәр Әлмәтнең фотографияләрен, үзегезнең яисә туганнарыгызның яраткан фотографияләрен табыгыз һәм проектның Вконтакте челтәренең https://vk.com/album-165251903_256868661 рәсми группасындгы махсус фотоальбомга өстәгез.