Тиздән шәһәргә паблик-арт программасы кысаларында рәсемнәрен тәкъдим итәр өчен танылган Россия һәм чит ил рәссамнары киләчәк. 25 июль көнне 11.00 сәгатьтә проектның кураторы һәм продюсеры Полина Еж быелгы җәйдә нинди объектларда рәсемнәр ясалачагы, шәһәр урамнарында кемнәр иҗат итәчәкләре, һәм гомумән бишьеллык паблик-арт программасы кысаларында Татарстанның нефть башкаласы ничек үзгәрәчәге турында сөйлиячәк.