26 августта Әлмәттә әйдәп баручы Россия спортчылары катнашуы белән «Tour de Tatarstan 2018» велоузышлары буенча ярышлар узачак.
Әлмәттә көндәлек бушлай күнекмәләр дәвам итә. Һәр теләгән кеше кызыклы юнәлешне, уңайлы вакытны сайлый һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә ала. «Яшел Фитнес» проектының яңа форматының төп идеясы - һәр әлмәтле атнага 2-3 тапкыр фитнес белән шөгыльләнә алу һәм сыйфатлы нәтиҗәләргә ирешү өчен шартлар тудыру.
11 августта триатлон буенча Россия Кубогын һәм Федерация Кубогын уздыру планлаштырыла.
«Нефтяник» хоккей клубында Югары хоккей лигасы - 2018/2019 елларга Ефәк юлы кубогы сезонына билет һәм абонемент программасы расланган. Билетлар, трибуналарлагы урыннарга карап, 4 категориягә бүленгән.
Әлмәттә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге рәсми рәвештә ачылды һәм эшли. Халыкка бушлай юридик ярдәм професиональ адвокат тарафыннан атнага бер тапкыр сөйләм консультацияләр рәвешендә күрсәтеләчәк.
Чәршәмбе, 26 июль көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Җил 4-9 м/с. Минималь температура төнлә +13..+16º, максималь температура көндез +28..+31º.
24 июльдә Әлмәт муниципаль районында 2018 елның уңышын урып-җыю вакытына ашлыкны урып-җыю комбайннары, транспорт чаралары һәм ындыр табагы җиһазлары паркын заманча һәм сыйфатлы рәвештә әзерләү максатыннан "Комбайннар парады" бәйгесе узды.
Бәйге эшче белгечлекләрнең һөнәри осталыгы буенча ярышлар программасына керә. Штукатурлар Зарипова проспектында урнашкан төзелеп килә торган күпкатлы йортта ярыштылар. Катнашучыларны дүрт предприятие җибәрде: Әлмәтнең «Арслан» фирмасы һәм Түбдн Каманың «Отделстрой», «Промтехсервис» һәм «СУ-57» предприятиелары.
Хастаханә өчен 23 миллион сумлык җиһазлар сатып алыначак. Әлмәт шәһәре балалар хастаханәсе үзенең перинаталь үзәге өчен яңа җиһазлар сатып алачак. Шуның турында мәгълүмат дәүләт сатып алу порталында урнаштырылган.
Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү вакытында Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләр һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү максатыннан шәһәрдә Радищева, Ленина, Гагарина, Белоглазова, Тимирязева урамнарына чыгу юлларында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.