Әлмәтнең эшлекле даирәләре вәкилләрен «EXPO-RUSSIA ARMENIA 2018» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашырга чакыралар

2018 елның 24 июле, сишәмбе

«EXPO-RUSSIA ARMENIA 2018» сигезенче халыкара сәнәгать күргәзмәсе һәм Ереван Бизнес-форумы Россия Федерациясе сәүдә-сәнәгать палатасы катнашуы белән 17 октябрьдән алып 19 октябрьгә кадәр Әрмәнстан Республикасындагы беренче Ирекле икътисадый зонасы территориясендә урнашкан яңа «ЕРЕВАН EXPO» күргәзмә комплексында узачак.

II Россия-Грузия Бизнес-форумы күргәзмә программасының аерым чарасы булып торачак, ул 22-23 октябрьдә Тбилиси шәһәрендә узачак.

Тулырак мәгълүмат белән www.zarubezhexpo.ru сайтында танышырга була, сорауларны mv@zarubezhexpo.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International