«Яшел фитнес» барлык теләүчеләрне Әлмәтнең шәһәр паркына бию кичәсенә чакыра

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Әлмәттә көндәлек бушлай күнекмәләр дәвам итә. Һәр теләгән кеше кызыклы юнәлешне, уңайлы вакытны сайлый һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә ала. «Яшел Фитнес» проектының яңа форматының төп идеясы - һәр әлмәтле атнага 2-3 тапкыр фитнес белән шөгыльләнә алу һәм сыйфатлы нәтиҗәләргә ирешү өчен шартлар тудыру.

29 июль көнне 17.00 сәгатьтә шәһәр паркында Яшел Фитнесның чираттагы фестивале узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International