Әлмәттә штукатурлар арасында һөнәри осталык бәйгесе узды

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Бәйге эшче белгечлекләрнең һөнәри осталыгы буенча ярышлар программасына керә. Штукатурлар Зарипова проспектында урнашкан төзелеп килә торган күпкатлы йортта ярыштылар. Катнашучыларны дүрт предприятие җибәрде: Әлмәтнең «Арслан» фирмасы һәм Түбдн Каманың «Отделстрой», «Промтехсервис» һәм «СУ-57» предприятиелары.

Ярышларның нәтиҗәләре буенча беренче урынны «СУ-57» командасы яулады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International