26 августта Әлмәттә әйдәп баручы Россия спортчылары катнашуы белән «Tour de Tatarstan 2018» велоузышлары буенча ярышлар узачак.
Ярышларны үткәрүне оештыру өчен һәм чарага әзерләнү һәм аны уздыру вакытында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан 7.00 сәгатьтән алып 14.00 сәгатькә кадәр Риза Фәхретдин урамыннан алып Әлмәт-Көлшәрип боҗрасына кадәр участокта Шевченко урамы буйлап һәм Әлмәт-Миңнебай боҗрасына кадәр Р-239 трассасы буйлап хәрәкәт чикләнү планлаштырыла.