2018 елның 20-22 ноябрендә Мәскәүдә “Урбанистика – 2018” халыкара фәнни-гамәли конференциясе һәм «Шәһәрләрнең инфраструктур үсеше” Бөтенроссия гамәли семинары булачак. Чараларны Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясенең Төзелеш физикасы фәнни-тикшеренү институты (НИИСФ РААСН) Минстрой университеты уздыра.
РФ Хөкүмәте, пенсиянең тотрыклы үсешен һәм югары индексацияне тәэмин итү максатында, РФ Дәүләт Думасына «Русия Федерациясенең пенсияләр билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча аерым законнар чыгара торган актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын кертте. Нинди үзгәрешләр каралган? Ир-егетләр өчен - 65 яшь, хатын-кызлар өчен 63 яшь (хәзер ул 60 һәм 55 яшь) дәрәҗәсендәге гомумбилгеләнгән пенсия яшен ныгыту тәкъдим ителә. Пенсия яшен үзгәртүне 2019 елның 1 гыйнварыннан 2034 елга кадәр күчү чоры дәвамында акрынлап башларга тәкъдим ителә. Күчү чорында 1959-1963 елларда туган ир-егетләр һәм 1964- 1971 елларда туган хатын-кызлар пенсиягә чыга. Хәзерге пенсионерларга закон проекты пенсия күләменең озайлы срокта үсүен, шул исәптән пенсия күләмен инфляция дәрәҗәсеннән шактый югары дәрәҗәдә индексацияләүне гарантияли. Шул вакытта пенсионерларга, ия булган хокукларына һәм льготаларына ярашлы рәвештә, барлык тиеш булган пенсион һәм социаль түләүләр саклана.
Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, ТР предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп түбәндәгеләрне белдерә. "Татарстан республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан законы буенча 30 август – республика һәм шәһәр көне, Татарстанда ял көне буларак игълан ителде.
28 июль көнне «Шәһәрнең мәдәни мохите» кабаттан әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын көтә.
27 июль көнне Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге «Тоннель» операциясе уза. Әлеге чара барышында машина йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен дөрес куллану тикшерелә.
Әлмәт делегациясе Самар өлкәсендәге хәрби частьтә булды, анда быелгы җәйдә хәрби хезмәткә Әлмәттән 13 егет чакырылды. Шуларның 9ы - «Киләчәк Татарстан көллиятен» тәмамлаучылар.
Тапшырылган шешә яки банка өчен акча алырга мөмкин. Әлмәттә пластик һәм әлүмин шешәләрне тапшыру өчен автоматлаштырылган пандоматлар барлыкка килде.
27 июль көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Җил 4-9 м/с. Минималь температура төнлә +14..+17º, максималь температура көндез +30..+33º.
Әлмәт ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләр өчен административ җаваплылык Россия Кодексы нигезендә карар чыгарылганнан соң 71нче көннән башлануын искәртә һәм әлеге уңайдан аеруча игътибарлы булырга һәм штрафларны вакытында түләргә чакыра.
10-11 август көннәрендә Әлмәт шәһәр стадионында беренче тапкыр регионара балалар өчен “Метрошка” ишегалды футбол уены фестивале узачак. Теләгән һәрбер кеше уенны бушка карый алачак. Ярышлар 10 август көнне 13.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә ачылачак. Татарстанда бу турнир беренче тапкыр Әлмәт шәһәрендә уза. Турнирда 20 команда көч сынашачак. Бәйге ике яшь категориясе буенча бүленгән: өлкән (2005 – 2006 елда туганнар) һәм кече (2007 – 2008 елда туганнар).