«Метрошка» килде Әлмәткә

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

10-11 август көннәрендә Әлмәт шәһәр стадионында беренче тапкыр регионара балалар өчен “Метрошка” ишегалды футбол уены фестивале узачак. Теләгән һәрбер кеше уенны бушка карый алачак. Ярышлар 10 август көнне 13.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә ачылачак. Татарстанда бу турнир беренче тапкыр Әлмәт шәһәрендә уза. Турнирда 20 команда көч сынашачак. Бәйге ике яшь категориясе буенча бүленгән: өлкән (2005 – 2006 елда туганнар) һәм кече (2007 – 2008 елда туганнар).

Әлмәтнең яшь футболчылары шәһәребезне фестиваль суперкубогында тәкъдим итү өчен көрәшәчәк. Әлеге фестиваль сентябрь аенда Чиләбе шәһәрендә узачак. Биредә үз яшь категорияләрендә жиңүчеләр Россиянең алты регионыннан килгән 22 мәктәпнең иң яхшы уенчылары белән очрашачак.

Абсолют чемпион булган команда күчеп йөрүче «Метрошка-2018» кубогы һәм «Русская медная компания» АҖ генераль партнерының төп призы белән бүләкләнәчәк. Иң яхшы ике командага профессиональ футбол экипировкасы биреләчәк һәм алар Санкт-Петербург шәһәренең “Зенит” футбол клубына юл тотачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International