Әлмәтлеләр тапшырылган шешәләрне пандоматлар аша сата алалар

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Тапшырылган шешә яки банка өчен акча алырга мөмкин. 

Әлмәттә пластик һәм әлүмин шешәләрне тапшыру өчен автоматлаштырылган пандоматлар барлыкка килде. Алар Фәхретдин урамының 24 нче, Ленин урамының 95 нче йортында урнашкан “Пятерочка” кибетләрендә һәм “Панорама” сәүдә үзәгендә урын алдылар.

Тапшырылган шешә яки банка өчен акча алырга мөмкин. Аның өчен шешәне махсус җайланмага төшерергә һәм пандомат чыгарган чекны алырга кирәк. Әлеге чекны сез Тельман урамы, 60 нчы йорт һәм Гафиатуллин урамы, 47 һәм 49 нчы йорт адреслары буенча урнашкан икенче чималны кабул итү пунктларында  акчага алыштыра аласыз.

Бер чекның бәясе – 40 тиен. Шешәнең бары тик штрихкод булганы гына кабул ителә. Пандоматка әйбер салган вакытта экология департаменты хезмәткәренең кесә телефонына хәбәр килә. Хәбәр барып ирешкәч, “Эко-сервис” хезмәткәрләре пандоматны бушатуга керешә.

Якын арада  әлеге чеклар ярдәмендә “Gobike” велосипедлары өчен түләүне оештыру планга кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International