Әлмәт делегациясе Самар өлкәсендәге хәрби частьтә булды

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Әлмәт делегациясе Самар өлкәсендәге хәрби частьтә булды, анда быелгы җәйдә хәрби хезмәткә Әлмәттән 13 егет чакырылды. Шуларның 9ы - «Киләчәк Татарстан көллиятен» тәмамлаучылар. 

Әлмәт башкарма комитеты, Әлмәт һәм Әлмәт районы Хәрби комиссариаты, «Алнас» заводы, «Киләчәк Татарстан көллияте» һәм Әлмәт һөнәри көллияте вәкилләре хәрби частькә истәлекле бүләкләр һәм концерт програмасы белән килделәр. Шуннан тыш, Әлмәт аш пешерүчеләре Милли кухня көне кысаларында хәрби хезмәткәрләрне милли татар аш-сулары: өчпочмаклар, гөбәдия, пәрәмәчләр һәм татлы бавырсак белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International